Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда беренче халыкара төрки кино фестивале башланды


"Бибинур" фильмында Татарстанның халык артисты Фирдәвес Әхтәмова
"Бибинур" фильмында Татарстанның халык артисты Фирдәвес Әхтәмова

21 мартта Казанда беренче мәртәбә төрки кино фестивале башланды. Фестиваль барышында төрки илләрдән һәм Русиянең милли төбәкләреннән барлыгы 16 фильм тәкъдим ителәчәк.

Кинофорумда Казакъстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Азәрбайҗан, Төркмәнстан, шулай ук Русия һәм Төркиядән вәкилләр катнашачак. Русияне фестивальдә Татарстан, Башкортстан, Якутия, Хакасия, Чуашстан кино осталары тәкъдим итә.

Фестиваль барышында барлыгы 16 фильм тәкъдим ителәчәк. Алар арасында бер генә тататар киносы бар – ул 2009 елда төшерелгән Бибинур фильмы. Мисал өчен, Төркия биш фильмын күрсәтәчәк.

Төрки халыкларның үз кино фестивален булдыру кирәклеге турында фикер узган ел Истанбулда үткән Төрки дөнья киносы берлеге президиумы утырышында яңгыраган иде. Берлеккә бөтен төрки дөньядан танылган кино эшлеклеләре керә, Татарстан вәкиле буларак анда "Татаркино" оешмасы мөдире Миләүшә Айтуганова катнашты.

Яңа оешманың бурычы – төрки кинематографның соңгы еллардагы иң зур казанышларын төрки телле илләрдәге тамашачыга җиткерү, шулай ук төрки илләрнең үз "кино базарын" булдыру – бу илләр һәм төбәкләрдә төрки киноны, Европа һәм Көнбатыш кино индустриясеннән бәйсез рәвештә прокатка чыгару мөмкинлеген тудыру. Халыкара төрки кино фестивале дә шушы максатлардан чыгып уздырылачак.

Беренче форумны үткәрү урыны итеп Татарстан сайланган. Бу карарны кабул иткәндә республикада берничә ел дәвамында Казан халыкара мөселман киносы фестивале уздыру тәҗрибәсе булуы хәлиткеч роль уйнаган. Фестиваль күчмә чара булачак: ул ел саен башка бер илдә узачак. Шул рәвешле төрки фильмнар мөмкин кадәр киңрәк аудиториягә тәкъдим ителәчәк.

Фестивальгә килүчеләр Казанда Нәүрүз бәйрәмендә дә катнашачак дип көтелә. Ул 24 март Казан ипподромында уза. Форум кысаларында шулай ук Төрки дөнья киносы ассоциациясе башкарма комитетының утырышы да узар дип көтелә.

Әлегә фестивальдә урыннар билгеләнми, бүләкләр тапшырылмый, аның бурычы – мәгърифәтчелек, төрки кино белән таныштыру. Фестивальдә Татарстан киносын Юрий Фетингның "Бибинур" фильмы тәкъдим итәчәк.

XS
SM
MD
LG