Accessibility links

Татар активистлары референдум көне уңаеннан Казанда тасмалар таратты


"Азатлык" берлеге активистлары Бауман урамында
"Азатлык" берлеге активистлары Бауман урамында

21 март Татарстан референдумына 26 ел тулу уңаеннан "Азатлык" берлеге яшьләре Казанның Бауман урамында Татарстан әләме төсләрендә тасмалар таратты.

Берлек активисты Наил Нәбиуллин Азатлыкка сөйләвенчә, барлыгы биш меңләп тасма таратылган.

"Бу чара белән халыкка бәйрәм рухы кайтарырга, әлеге тарихи көн турында искә төшерергә теләдек. Татарларда милли үзаң ныгысын иде", диде Нәбиуллин.

Кешеләр чараны җылы кабул иткән, тасмаларны теләп алган.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге активистлары моный чараны 2011 елдан бирле оештырып килә. Алар тасмалар, байракларны республика һәм татарлар өчен башка мөһим көннәрдә тарата.

1992 елның 21 мартында Татарстанның дәүләт статусы турында референдум узды. Референдумга килгән халыкның 61,4 проценты "Сез Татарстан республикасының суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты, Русия Федерациясе һәм башка республика, дәүләтләр белән мөнәсәбәтләрен тигез хокуклы шартнамәләр нигезендә коруы белән килешәсезме?" дигән сорауга "әйе" дип җвап бирә.

2001 елның 19 апрелендә Русиянең Конституция мәхкәмәсе Татарстанның суверенитеты турындагы маддәне Русия Конституциясенә туры килми дип таныды. 2002 елда Татарстанның Дәүләт шурасы Татарстан Конституциясен яңа редакциядә кабул итте.

XS
SM
MD
LG