"Эхо Москвы" радиосы Дүләт думасыннан журналистларын чыгарган. Бу хакта үзенең телеграм каналында баш мөхәррир Алексей Венедиктов белдерде. "Эхо Москвы" сексуаль басым корбаннарына теләктәшлек күрсәтә һәм этика комиссиясенең карарына канәгатьсезлек белдерә", диде Венедиктов.
Этика комиссиясе Думаның халыкара эшләр комитеты башлыгы, ЛДПР депутаты Леонид Слуцкийның гамәлләрендә тәртип бозулар табылмавы турында белдергәннән соң, парламент белән эшләүне "Дождь" телеканалы да туктатты. Телеканал әлеге карарны "мыскыл итүче карар" дип саный.
Чәршәмбе Дәүләт Думасында эшләүче барлык журналистларны чыгару турында РБК медиаширкәте дә белдерде.
"Коммерсантъ" Леонид Слуцкий һәм депутатлык этикасы комиссиясе белән хезмәттәшлекне туктата дип хәбәр итте.
21 мартта Отари Аршба җитәкчелек иткән депутатлык этикасы комиссиясе депутат Слуцкийның гамәлләрендә этик нормаларны бозу юк дип белдерде. Депутатны сексуаль бәйләнүләрдә гаепләүче журналистларга хокук саклау оешмаларына мөрәҗәгать итәргә тәкъдим ителде.
Слуцкийның әдәпсез гамәлләр кылуда Би-би-синың Русиядәге редакциясе хәбәрчесе Фәридә Рөстәмова, RTVI телеканалының мөхәррир урынбасары Екатрина Котрикадзе һәм "Дождь" телеканалы продюсеры Дарья Жук гаепләгән иде.
Слуцкий үзе бу гаепләүләрне "уйдырма" дип атады.