Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев белдерүенчә, Волоколамскига 12 табиб - пульманолог, дерматолог кебек белгечләр җибәреләчәк, дип яза Интерфакс. Губернатор шулай ук шәһәрдә һавадагы зарарлы газ дәрәҗәсен күрсәтеп торучы онлайн-такта да куелачак дип әйткән.
21 март Волоколамскидан ерак түгел "Ядрово" чүп полигоныннан күкертле водород чыгып атмосферага таралды. 50ләп укучы күңел болгану һәм баш әйләнүгә зарланып хастаханәгә китерелде. Кайберләре анда калдырылды. Районның мәгариф бүлеге моны чүплектән чыккан газ белән агулану дип саный.
Шәһәрдә халык митингка чыкты һәм чүплекне кичекмәстән ябуны таләп итте. Волоколамскига Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев һәм Волоколамский районы башлыгы Евгений Гаврилов килде.
Хастаханә янына җыелган йөздән артык кеше "Оят", "Үтерүче" дип кычкырып, губернаторның вазифасыннан китүен таләп итте.
Тикшерү комитеты чүплектән чыккан газ белән бәйле хәлне тикшерә башлады.
"Ядрово" полигонына чүп китерү 24 марттан туктатылачак дип белдерелә.
7 мартта полигоннан газлар чыгу сәбәпле Волоколамскида гадәттән тыш хәл тәртибе кертелгән иде инде.