Accessibility links

Дворкович физик затлар кеременә салымны 15 процентка җиткерү мәсьәләсен карау мөмкинлеген белдергән


Аркадий Дворкович
Аркадий Дворкович

Русия хөкүмәте физик затлар кеременә салымны 15 процентка җиткерү мәсьәләсен карарга мөмкин. Вице-премьер Дворкович 13 процент белән 15 процент аермасы аркасында кешеләр илдән кача башламас дип фикерли.

Физик затлар кеременә салымны 15 процентка җиткерү мәсьәләсен карау мөмкинлеге турында вице-премьер Аркадий Дворкович Плеханов исемендәге университет студентлары белән очрашуда әйткән. "13 процент белән 15 процент аермасы аркасында халык илдән качып бетәр дип уйламыйм. Әгәр мондый карар кертелә икән, соңгы сүзне президент әйтәчәк”, дип китерә Дворкович сүзләрен Финмаркет.

22 март "Ведомости" газеты үз чыганакларына сылтанып, президент сайлаудан соң хөкүмәтнең иң беренче утырышында физик затлар кеременә салымны 15 процентка җиткерү турында фикер алышынган дип язды. Басма чыганакларының берсе әле тәгаен карар кабул ителмәгән дисә, икенчесе "консенсуска килдек" дип белдергән.

Әле бу салым 13 процент тәшкил итә. Владимир Путин үзенең Федераль җыенга юлламасында алдагы алты елда халыкның байлыгын арттыру, фәкыйрьлекне киметү һәм гомер озынлыгын арттыру вәгъдәләре биргән иде.

XS
SM
MD
LG