Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киевта Надежда Савченко кулга алынды


Надежда Савченко прокурор Юрий Луценконы тыңлый
Надежда Савченко прокурор Юрий Луценконы тыңлый

Киевта Югары Рада депутаты, элекке хәрби Надежда Савченко кулга алынды. Ул дәүләт түнтәрелеше әзерләүдә катнашкан дип шикләнелә.

Украина парламенты баш прокуратураның Савченконы сак астына алып җинаять җаваплылыгына тарттыру турында күрсәтмәсен күпчелек тавыш белән хуплады.

Тавыш бирүдән соң Савченко үзенең туганнары һәм тарафдалары янына чыгып сөйләште һәм Радага кире кайткач кулга алынды.

Баш прокурор Юрий Луценко сүзләренә караганда, Савченко элегрәк сак астына алынган "Офицерский корпус" оешмасы җитәкчесе Владимир Рубан белән бергә эшләгән. Савченко "конституцион хакимиятне көч белән бәреп төшерү һәм хакимиятне үз кулына алу максатыннан сүз куешуда", "террор гамәле әзерләүдә", "Украина президентын, премьер-министрын, хөкүмәт әгъзаларын үтерергә омтылуда", "ДНР" террорчылык оешмасына ярдәм итүдә", "канунсыз корал алу һәм саклауда" шикләнелә.

Рубан белән Савченконың планнары турында бер украин хәрбие хәбәр иткән диелә. Аңа дәүләт түнтәрелешендә катнашырга тәкъдим иткән булганнар.

Югары Радада Савченконың гаебен дәлилләүче видео һәм аудиоязмалар күрсәтелде. Прокуратура фикеренчә, парламентта президент, премьер, бөтен министрлар һәм депутатлар җыелгач террор гамәле оештыру планы булган.

Видеода Савченко парламент схемасын ясый һәм утырышлар бүлмәсенә алты граната ташлый алам дип белдерә.

Луценко шулай ук Савченко белән Рубанның Киев үзәгендә ут ачарга җыенулары турында да сөйләде.

Савченко әлеге дәлилләрне "сәяси провокация", "сюрреализм" дип атады һәм хакимиятне куркытырга гына теләвен әйтте. Коралны исә Донбасста сугышны туктатыр өчен сатып алдым дип белдерде.

"Петр Порошенко блогы" фракциясе җитәкчесе Артур Герасимов Савченко тормышка ашырырга теләгән план "Русиянең Украинага каршы "һибрид сугышының" бер өлеше диде.

Ә баш прокурор Юрий Луценко планлаштырылган фетнә артында Русия президентының кодасы, "Украиский выбор - Право народа" хәрәкәте лидеры Виктор Медведчук торырга мөмкин дип фаразлый.

XS
SM
MD
LG