Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия үзәк сайлау комиссиясе президент сайлауның рәсми нәтиҗәләрен игълан итте


Үзәк сайлау комиссиясендә
Үзәк сайлау комиссиясендә

Русиянең үзәк сайлау комиссиясе 18 март узган президент сайлауның рәсми нәтиҗәләрен игълан итте.

Ахыр нәтиҗәләргә караганда, Владимир Путинга сайлаучыларның 76,7% тавыш биргән. Бу 56 миллионнан артык кеше дигән сүз.

Икенече урында КПРФ намзәте Павел Грудин. Ул 12% тирәсе тавыш җыйган. ЛДПР лидеры Владимир Жириновский - өченче, аңа сайлаучыларның 6% тирәсе тавыш биргән. "Барысына да каршы намзәт" буларак катнашкан Ксения Собчак 1,7% җыя алган.

Үзәк сайлау комиссиясе Русия президентын сайлауда җитди канун бозулар булмады дип белдерде. Сайлаучылар хокукларын яклаучы "Голос" оешмасы әлеге сайлауны гадел узды дип атый алмый, чөнки ирекле, көндәшле сайлау алды кампаниясе булмады дип саный. Моннан тыш, күзәтүчеләр бюллетень ташлаулар, сайлаучылар исемлекләрен әвеш-тәвеш китерү, бюджет өлкәсендә эшләүчеләрне һәм хәрбиләрне басым астында сайлауга китерү кебек канун бозулар теркәгән.

Элегрәк Европа берлеге Кырымдагы сайлауларны танымаячагын белдергән иде.

Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова җинаять эше аркасында кайбер потенциаль намзәтләрнең сайлауда катнаша алмавына үкенеч белдерде.

Хакимиятләр оппозиция вәкиле Алексей Навальныйны "Кировлес" эшен сәбәп итеп, президентлыкка намзәт булып теркәлергә рөхсәт бирмәде. Навальный президент сайлауга бойкот белдерергә чакырды.

Азатлык 18 март сайлау көненең төп вакыйгаларын җанлы блогка теркәп барды.

XS
SM
MD
LG