Интернет белгече Михаил Климарев хатны телеграм-каналга урнаштырган. "Ведемости"га да әлеге мәгълүматны раслаганнар.
Роскомнадзор 36 сигнал тапшыру челтәрен томаларга кушкан, аның эченнән 26сы Amazon-га карый. Бу челтәрләрдә 15 миллион IP адреслар бар. Хатта бер генә челтәр томаланмаса, рация эшләячәге язылган дип хәбәр итә Republic.
"Ведомости" корреспонденты AppStore кушымтасын суырткан, әмма ул эшләмәгән. Ә Republic корреспондентны интернет-рация белән проблемнар килеп чыкмавын әйтә.
Роскомнадзор Zello-ны Русиядә 2017 елның апрелендә томалый башлады. Мессенджер эш башлавы турында өч көн эчендә Русия хакимиятләренә хәбәр ителмәгән диелде.
Zello – ачык һәм ябык төркемнәр оештыру мөмкинлеге биргән интернет рация. Ерак араларга йөк машинасы йөртүчеләр Платон системына каршылык белдергән протест чаралары вакытында оештыру эшләрен җайлау өчен аны кулланган иде.