Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан белән Уфада Нәүрүз ясалма "халыклар дуслыгы бәйрәме"нә әверелде


Казанда Нәүрүз бәйрәме
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:53 0:00

Казанда Нәүрүз бәйрәме

24 мартта Казан белән Уфада узган Нәүрүз бәйрәмнәрендә рәсмилек, ясалмалылык аеруча ачык күренде. 21 мартта, көн белән төн тигезләшкән көндә уза торган бәйрәмне кичектерү генә җитмәде, анда түрәләр рәсми чыгышлары белән ялыктырды. Шул ук вакытта төрле милли оешмаларның җитәкчеләре үз халыкларының нинди проблемнары булу турында сорауны сискәнеп кабул итте.

Татарстан башкаласындагы Нәүрүз бәйрәме Казан ипподромы мәйданында узды. Меңнән артык кеше катнашындагы чараның сәхнәсендә Татарстан халыклары ассамблеясының милли төркемнәре чыгыш ясады. Сәхнәдә күп кенә түрәләрнең чыгышлары бәйрәмгә рәсми чара төсмере өстәде. Азәрбайҗан, әфган, казакъ, кыргыз, башкорт һәм башка халыклар үз мәйданчыкларын булдырып анда ашау-эчү, һәдияләр сату оештырды. Әлеге бәйрәмнең Казан үзәгендә милли ризыклар әзерләп, пылаулар пешереп, кунак сыйлау рәвешендә дә узганы бар иде.

Уфада исә язгы көн белән төн тигезләшү бәйрәмен Спорт сарае каршындагы мәйданда билгеләделәр. Мәйданга Башкортстан татарларының Бүздәк тарихи-мәдәни үзәге, Гафури районының Сәетбаба башкорт үзәге, республиканың үзбәк, казакъ, кыргыз, таҗик, төрекмән оешмалары вәкилләре үз тирмә һәм чатырларын куйган иде.

Уфадагы бәйрәм сәхнәсендә башкорт кызлары бии
Уфадагы бәйрәм сәхнәсендә башкорт кызлары бии

Сәхнәдә дә бу халыкларның телләрендә милли җырлар яңгырап торды. Көн чагыштырмача суык булу сәбәпле, биючеләр рәхәтләнеп җылына да алды. Милли җырлар башкаручылар арасында хәтта Йәмән дәүләте вәкиле дә бар иде.

Икрамҗан Ахунбабаев
Икрамҗан Ахунбабаев

​Башкортстан үзбәкләренең "Дуслык" милли-мәдәни үзәге рәисе Икрамҗан Ахунбабаев: "Җанисәп мәгълүматларына караганда, Башкортстанда биш меңнән артык үзбәк яши. Алар республикада даими яшәүчеләр. Килеп эшләүчеләрнең саны төгәл билгеле түгел. Без бердәм яшибез, дини һәм милли бәйрәмнәрне бергәләп үткәрәбез. Проблемнарыбыз юк. Барысы да үзебездән тора", диде Ахунбабаев.

Иң зур тирмә дә үзбәк үзәгенеке иде. Зур казаннар асып, алар барлык халыкны пылау белән сыйлады.

Барот-Бек Дҗалалов
Барот-Бек Дҗалалов

"Исмаил Сомони" исемендәге таҗик үзәге рәисе Барот-Бек Дҗалалов: "1991 елда Совет берлеге таркалганнан соң Башкортстанга бик күп таҗиклар күчеп килде. Алар Уфада да, башка шәһәрләрдә һәм район җирләрендә дә яши. Төрле тармакларда эшлиләр. Кемнәрдер яшелчә-җимеш үстерә, кемнәрдер малчылык белән шөгыльләнә. Күпләп сарык, сыер, ат тотучы милләттәшләребез бар. Алыпсатарлар да күп. Башкортстан безнең өчен икенче туган ягыбыз кебек. Без биредәге бар милләтләр белән дус һәм тигез яшибез", дип сөйләде.

Сапармурат Шанглиев
Сапармурат Шанглиев

Төрекмән мәдәнияте үзәге рәисе Сапармурат Шанглиев: "Без республикада җиде йөз тирәсе генә. Бер-беребезне беләбез. Чараларны күмәкләп уздырабыз. Хәтта Төрекмәнстан башкаласы Ашгабад көнен дә искә алабыз. Ул 25 майда уза. 18 май Конституция һәм дәүләт байрагы көннәрен дә искә алабыз. Бүгенге Нәүруз һәм уртак дини бәйрәмнәрдән тыш Хасыл, ягъни уңыш бәйрәме, Кавын бәйрәмен билгелибез.

Апрельнең беренче якшәмбесенә Су тамчысы – алтын бөртеге дигән бәйрәм уздырабыз. Үзебезнең милли бәйрәмнәргә башка милләт вәкилләрен дә чакырабыз, аларны мәдәниятебез, гореф-гадәтләребез белән таныштырабыз", дип сөйләде.

Уфадагы Нәүрүз бәйрәмендә кыргызлар чатыры
Уфадагы Нәүрүз бәйрәмендә кыргызлар чатыры

Азатлыкның милли проблемнар турындагы соравына һәрбер милли үзәк җитәкчесенең уттан курыккан кебек котлары очты. Бары тик Бүздәк татар тарихи-мәдәни үзәге рәисе Гүзәл Гәүһәрова гына зур булмаган проблемнары барлыгын атады:

Гүзәл Гәүһәрова
Гүзәл Гәүһәрова

"Эшләгәч, проблемнар була инде ул. Милли киемнәргә, кул эшләренә мохтаҗлык кичерәбез. Халык үзәккә килә. Милли бәйрәмнәрне, гореф-гадәтләрне оныттырмаска тырышабыз. Мәдәни чаралар уздырабыз. Балалар белән дә эшлибез. Гаилә бәйрәмнәре оештырып, чын татар гаиләсе ничек булырга тиешлеге, гаилә кыйммәтләрен үстерү кебек мәсьәләләрне дә колачларга тырышабыз", диде Гәүһәрова.

Әлеге үзәк тирмә каршында кул эшләре һәм көнкүреш кирәк-яраклары күргәзмәсе дә оештырган иде. Анда бер ир талдан кәрзин үрү дәресләре үткәрде.

Сәетбаба исемендәге башкорт милли-мәдәни үзәге каршындагы күргәзмәдә умарталар, келәмнәр, аю тиреләре куелган иде. Салкын булуга карамастан туку җиһазында эшләп утырган хатын-кыз да күпләрнең игътибарын тартты.

Башка елларга караганда быел бәйрәмгә халык аз килде. Моңа бердән көннең чагыштырмача суык торуы сәбәпче булса, икенчедән, Нәүрүз ясалма "халыклар дуслыгы бәйрәме"нә әйләнә бара дигән тәэсир дә калды.

XS
SM
MD
LG