Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кемеровада сәүдә-күңел ачу үзәгендә янгында биш кеше һәлак булган


Кемеровада сәүдә-күңел ачу үзәгендә янгын

Эчке эшләр министрлыгы туганнары "Кышкы чия"дә булган 35 кеше белән элемтәгә керә алмый дип тә белдерә.

Кемеровада "Кышкы чия" ("Зимняя вишня") дип аталган сәүдә-күңел ачу үзәгендә янгында, соңгы мәгълүматларга күрә, биш кеше һәлак булган, аның берсе бала дип белдерелә. Элегрәк өч бала һәм бер хатын-кызның һәлак булуы әйтелде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы туганнары "Кышкы чия"дә булган 35 кеше белән элемтәгә керә алмый ди. Министрлык 30дан артык кешенең тән җәрәхәтләре алуын белдерә.

Error rendering VK.

Янгын 1500 дүрткел метр мәйданны биләп алып таралган. Янгыннан котылам дип кайберәүләр тәрәзәдән сикергән. Җинаять эше ачылган.

2015 елның 11 мартында Казанда "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгында 19 кеше һәлак булды, 61 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Янгын 1,5 млрд сум күләмендә материаль зыян салды, дип белдерелде.

XS
SM
MD
LG