Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда туганнары сак астындагы 13 кешене азаплаулар турында белдерә


Архив фотосы
Архив фотосы

Башкортстанда террор оешмасында катнашуда гаепләп сак астына алынган 13 кешегә карата азаплаулар куллану турында аларның аналары һәм хатыннары белдерә. Бу хакта алар Путинга хат язган.

"Бөре һәм Агыйдел шәһәрләрендәге тикшерү изоляторларында улларыбыз һәм ирләребез физик һәм рухи басымга, шул исәптән кыйнауларга дучар. Алар анда ачлык та игълан итте", диелә Русия президенты Владимир Путинга язылган мөрәҗәгатьтә. Текстның күчермәсе Idel.Реалиида бар.

Мөрәҗәгатьтә шулай ук сак астына алынганнарга карата бернинди дә тикшерү эшләре бармавы турында языла. Авторлар фикеренчә, бу тикшерү вакытын озайтырга, изоляторда утыручыларга басым ясау өчен өстәмә мөмкинлекләр алырга теләүне күрсәтә.

Әлеге белдерүне туганнары Русия президенты идарәсенең халык һәм оешмалар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсенә тапшырырга теләгән. Үз исемен атарга теләмәгән бер хатын сүзләренә караганда, белдерүне ФСБга илтергә тәкъдим иткәннәр.

Мөрәҗәгатьне Русия Баш прокуратурасына тапшырырга тырышу да уңышсыз булган. Хатын шулай ук гаепләнүчеләр психиатрик экспертиза вакытында электр белән җәзалауларга дучар булганнар дип тә белдерә.

Икенче бер гаепләнүченең хатыны "моны ФСБ хезмәткәрләре башкарган", дип сөйли. Сак астына алынганнарны Русиядә тыелган Хизб ут-Тәхрир оешмасында катнашуда гаеплиләр. Алар ялгыз бүлмәләрдә тотыла диелә.

Мөрәҗәгатьтән күренүенчә, Федераль иминлек хезмәтенең Башкортстан идарәсе җинаять эше 2017 елның февралендә ачкан булган.

Хокук яклаучы Бахром Хамроев Idel.Реалиига үзенә Башкорстанда сак астына алынган 13 кешенең туганнары мөрәҗәгать итүен белдергән.

"Миңа да туганнары аларны электр белән җәзалаганнар дип сөйләделәр. Аларның күпләре Хизб ут-Тәхрир әгъзалары түгел. Күптән түгел мин туганнарының Ксения Собчак белән очрашуын оештырдым", дигән Хамроев. Аның сүзләренчә, сак астындагы 13 кешегә карата ачылган җинаять эше турында матбугат язмый, халык белми.

2017 елның июненнән Уфада террор оешмасында катнашуда һәм Русиядә хакимиятне басып алырга омтылуда гаепләнүче 23 Башкортстан кешесенә карата ачылган җинаять эшен карау бара. Хокук яклаучылар әлеге эшне карауда күпсанлы хокук бозулар турында белдерә. "Мемориал" хокук яклау оешмасы әлеге эш нигезендә гаепләнүчеләрне сәяси тоткыннар дип атады.

2003 елда Русия Югары мәхкәмәсе Хизб ут-Тәхрир оешмасын террорчы дип танып тыйды. Әмма бу оешма көч куллануга каршы чыга һәм ул күп кенә илләрдә тыелмаган.

XS
SM
MD
LG