Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәсмиләр Кемероводагы янгында 64 кеше һәлак булуын белдерде


Туганнары Кемероводагы янгында югалганнарны эзли

Кемерово сәүдә үзәгендәге янгында 64 кеше һәлак булды, хастаханәләрдә 12 кеше ята. Янгын сәбәпләре әлегә билгесез. Тикшерү комитеты янгын сәбәпле дүрт кешене тоткарлады.

Соңгы рәсми мәгълүматларга караганда, Кемероводагы "Кышкы чия" сәүдә үзәгендә чыккан янгында 64 кеше һәлак булган.

Янган бинада 58 мәет табылган. Аларның 17сенең кем булуы ачыкланган диелә. Хастаханәләрдә 12 кеше ята. Дүртенче катның тәрәзәсеннән сикергән 11 яшьлек баланың хәле авыр дип хәбәр ителә. "Аның әти-әнисе һәм сеңлесе янгында һәлак булган. Үзе бик нык имгәнгән. Малай реанимациядә", диде Русия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова.

Алты кешенең кайда булуы әле дә билгесез.

Тумышы белән Башкортстаннан, Кемеровода балалар йорты мөдире урынбасары булып эшләүче Галия Окрушко Азатлыкка сөйләвенчә, сәүдә һәм күңел ачу үзәгендә корбаннар саны 370ләп булырга мөмкин. Бу хакта аңа Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы системында эшләүче танышы белдергән. Социаль челртәрләрдә дә кешеләр рәсми саннарга ышанмаулары турында яза.

Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белдерүенчә, янгын сәбәбе әлегә билгесез. Янгын "Кышкы чия" сәүдә үзәгенең кинотеатр һәм балалар уйнау урыннары урнашкан дүртенче катында башланган.

Видеокүзәтү камерасы аша язылган видеога караганда, янгын бик тиз таралган, секундлар эчендә кешеләр кара төтен эчендә калган.

Шаһитләр әйтүенчә, янгын турында хәбәр итү системы эшләмәгән, сәүдә үзәге хезмәткәрләре янгын башлану турында үзләре хәбәр итеп йөргән.
Тикшерү комитеты хәбәр итүенчә, хосусый сак ширкәте хезмәткәре янгын турында хәбәр алганнан соң, хәбәр итү системын сүндереп куйган. Әлеге сакчыны тоткарлау өчен эзлиләр диелә.

Сәүдә үзәгенең өченче катындагы кечкенә зоопаркта 200-ләп җәнлек булган, аларны чыгарырга өлгермәгәннәр.

Өлкә губернаторы Аман Тулеев корбаннарның гаиләләренә берәр миллион сум биреләчәген белдерде. Ике кеше һәлак булган гаиләләргә ике миллион сум биреләчәк.

Тикшерү комитеты янгын сәбәпле дүрт кешене тоткарлавын белдерде. Аларның берсе – сәүдә үзәген хезмәтләндерүче идарә ширкәте җитәкчесе, икенчесе – бинаның арендаторы.

Ачык чыганаклардан билегеле булганча, "Кышкы чия" "КДВ Групп" ширкәтенә карый. Аның хуҗасы – доллар миллиардеры, Beerka, "Кириешки", Три корочки", "Бабкины семечки", "Чипсоны", "Яшкино" брендларын чыгаручы Денис Штенгелов.

Кемерево өлкәсендә 27-29 мартта өч көнлек матәм игълан ителде. Русия телеканалларында кайбер күңел-ачу тапшырулары күрсәтелмәячәк.

XS
SM
MD
LG