Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кемеровода халык митингта губернаторның вазифадан китүен таләп итте 


Кемеровода янгыннан соң рөхсәтсез митинг
Кемеровода янгыннан соң рөхсәтсез митинг

Кемеровода "Кышкы чия" сәүдә үзәгендә булган фаҗигага бәйле 27 мартта иртәнге сәгать 10да Кемерово халкы килештерелмәгән митингка чыкты. Алар өлкә губернаторы Аман Тулеевның вазифасыннан китүен таләп итте.

Кайбер федераль басмалар мәгълүматынча, каршылык чарасына 300ләп кеше чыккан. Ләкин видеотрансляцияләр күрсәтүенчә, шәһәрнең Советлар мәйданына дүрт меңнән артык халык җыелган.

Сибирь.Реалии язуынча, митинг башланып ярты сәгать узуга инде биш меңләп кеше булган. Җирле халык һәм журналистлар элемтәнең начар булуына зарлана, транлсяция даими рәвештә өзелеп тора.

Митинг башланыр алдыннан полиция мәйданны уратып алган һәм кешеләрне кертмәгән. Ләкин шәһәр халкы чылбырны өзеп кергән һәм өлкә идарәсе бинасын чолгап алган. Халык янына губернатор урынбасары Сергей Цивилев чыккан. Халыкның һәлак булучыларның тулы исемлеген күрсәтегез дигән таләбенә Цивилев янгыннан соң югалган туганнарының, танышларының исемнәрен полициягә бирүне сораган.

Митинг дәвамында халык "Тулеев кайда?", "Отставкага" дип кычкырып тора. Кайбер мәгълүматларга караганда, Аман Тулеев Кемерово районындагы үз йортына кайтып киткән. Губернатор һәлак корбаннарның туганнарын кабул итәргә вәгъдә биргән иде.

Кемерово мэры Илья Середюк корбаннарның чын санын яшерү турындагы гаепләүләргә митингтагылардан бер төркем булдырып, корбаннарны санау өчен шәһәр моргларына барырга тәкъдим итте. Середюк иң актив биш кешене сайлап, муниципаль автобусларга утыртып җибәрде дип яза РИА Новости.

Кемероводагы "Кышкы чия" сәүдә үзәгендә янгын якшәмбе чыкты. Рәсми хәбәрләргә караганда, 64 кеше һәлак булган. Ләкин халык арасында чынлыкта кешеләр күбрәк үлгән дигән хәбәрләр йөри. Кемеровога сишәмбе иртән Русия президенты Владимир Путин да килде.

XS
SM
MD
LG