Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә 28 март матәм көне дип игълан ителде


"Кышкы чия" сәүдә үзәгендә янгын
"Кышкы чия" сәүдә үзәгендә янгын

Кемероводагы янгын корбаннары хөрмәтенә Русиядә 28 март матәм көне дип игълан ителде. Бу хактагы фәрманны президент Владимир Путин имзалаган.

Рәсми хәбәрләргә караганда, Кемероводагы "Кышкы чия" сәүдә үзәгендә якшәмбе чыккан янгында 64 кеше һәлак булган. Аларның 41-е балалар.

Кемерово өлкәсендә 27-29 мартта өч көнлек матәм игълан ителгән иде. Моннан тыш, Русиянең сигез төбәге Кемеровога теләктәшлек йөзеннән матәм көне игълан итте. Шулай ук Русиянең төрле шәһәрләрендә янгын корбаннарын искә алу чаралары уза.

Казанда да Кемероводагы фаҗига кайгысын уртаклашу чарасы үтәчәк. Мессенджерлардагы аралашулардан күренгәнчә, 27 март кичендә 18:30да Бауман урамы башында матәм чарасы узачак.

Түбән Камада халык шәһәр музее каршында көндезге икедә җыела.

Уфаның Якутов паркындагы Мәңгелек ут янына 27 март көн буе чәчәкләр китерәләр.

Мәскәү мэриясе Манеж мәйданында рәсми искә алу чарасы уздырачак.

Русиядә матәм игълан ителмәүгә социаль челтәрләрдә халык ачу белдерде. Танылган йолдызлар матәм көне сорап төрле мөрәҗәгатьләр белән дә чыкты.

XS
SM
MD
LG