Ким Чен Ын Си Цзиньпин чакыруы белән Пекинга дүшәмбе килгән. Төньяк Корея лидерының Кытайга баруы турында ул чәршәмбе кире кайткач кына игълан ителде.
Синьхуа Кытай мәгълүмат агентлыгы хәбәренчә, Ын Кытай җитәкчесенә АКШ белән сөйләшүләр уздыруга, АКШ президенты Дональд Трамп белән очрашуга һәм Төньяк Кореяда атом коралын юк итүгә әзерлеге турында сөйләгән. Си Цзиньпин Төньяк Корея башлыгының бу ниятләрен хуплаган диелә.
Америка матбугаты Ынның Кытайга Америка-Төньяк Корея саммитына берничә атна калганда баруы Пекин ягыннан теләктәшлек өмет итүгә ишарә дип фаразлый.
Ак йорт белдерүенчә, Кытай җитәкчелеге Ынның килүе турында Вашингтонга сишәмбе хәбәр иткән.
Төньяк Корея башлыгының поезды Пекинда күренүе турында медиа дүшәмбе үк хәбәр иткән иде. Ләкин анда кем килгәне билгеле булмады.
Ким Чен Ынның хакимияткә килгәннән бирле эш сәфәре белән чит илдә булганы юк иде.