Accessibility links

Кайнар хәбәр

Журналистларны Владимир шәһәре сәүдә үзәкләрен тикшерүгә алып баручы автобус янган 


Ут капкан автобус
Ут капкан автобус

Владимир өкәсенең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы автобусында янгын чыккан. Автобус белән журналистлар шәһәрнең сәүдә үзәкләрендәге янгынга каршы иминлек чараларын карарга чыккан булган.

"Янгын автобус барган вакытта чыккан. Кешеләрне автобустан чыгарып аны тиз арада сүндергәннәр. Барысы да исән-сау", дип белдергән ТАССка Владимир өлкәсенең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле.

Янгын чыккан вакытта автобуста 12 кеше булган. Алар гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм прокуратура тарфыннан оештырылган сәүдә үзәкләрендәге янгынга каршы иминлек чараларын тикшерүне яктыртырга чыккан.

Якшәмбе Кемеровдагы "Кышкы чия" сәүдә үзәгендәге янгында, рәсми саннарга караганда, 64 кеше һәлак булганнан соң, Русиядә сәүдә үзәкләрен янгын иминлеген тикшерү башланды. Ул гадәттән тыш хәлләр министлыгы белән берлектә үткәрелә.

XS
SM
MD
LG