Accessibility links

Кайнар хәбәр

Соңгы 10 ел эчендә Русиянең куәт оешмалары тентү белән һәр 27нче йортка килгән. Мәхкәмәләр тентү турында барлыгы 1,97 млн рөхсәт биргән, дистә ел эчендә мондый рөхсәтләр 50 процентка арткан.

Русиядә барлыгы 54 млн йорт бар, димәк тентү һәр 27нче йортта уздырылган диелә "Агора" хокук яклау оешмасының "Сәяси тентүләр: уйдырма кагылсызлык" дип аталган хисабында.

Авторлар билгеләвенчә, торак йорт булмаган биналарда - офисларда, тауар саклау урыннарында тентү уздыру өчен мәхкәмә рөхсәте дә кирәкми, аларның нәтиҗәләре дә халыкка чыгарылмый. Бары тик адвокатлар офислары гына 2017 елның апреленнән бераз яклауга ия.

Алексей Навальныйның сайлау алды штабы җитәкчесе Леонид Волков сүзләренә караганда, Коррупциягә каршы көрәш фондына 2017 елда полиция 150 тапкыр кергән. "Ачык Русия" офисларында 50 тапкыр тентү узган. Бигрәк тә оппозиция оешмалары, кырымтатарлар тентүләргә еш дучар буа диелә хисапта.

Тентүләрнең тагын бер максаты - электрон җиһазларны тартып алып, шәхси мәгълүматны карау. Әйтик, 2012 елның июнендә Навальныйны тентү вакытында планшетын, ноутбугын, кесә телефонын алалар һәм ике атнадан аның электрон почтасы һәм Твиттердагы аккаунты җимерелә.

Хисапта шулай ук тентүләрне хакимият вәкилләренә карата уздырулар турында да языла. Әйтик, элекке губернаторлар Александр Хорошавин һәм Вячеслав Гайзер, Федераль таможня хезмәте җитәкчесе Андрей Бельянинов һәм Дагыстан хөкүмәте әгъзаларына карата узган тентүләрне матбугат киң яктыртты.

"Агора" юристлары белдерүенчә, тентүләр вакытында алынган әйберләрне кире кайтару бик авыр. Мисал өчен, 2012 елда Болотная мәйданындагы тәртипсезлекләр эше нигезендә оппозиция вәкиле Илья Яшинның акчаларын алалар. Аларны 2017 елның сентябрендә генә кайтаралар. Яшинга карата бернинди дә гаепләү белдерелми.

"Агора" җитәкчесе Павел Чиков сүзләренчә, тентүләр статистикасы белән экспертлар хат аша аралашу һәм телефоннан сөйләшү серен саклау өлкәсендәге вазгыятьне анализлаганнан соң кызыксына башлаган. Кешеләрнең сөйләшүләрен "тыңлау" турындагы мөрәҗәгатьләрнең 99 проценты канәгатьләндерелә, шуңа күрә Русиядә шәхси тормышның юклыгын танырга туры килә ди Чиков.

XS
SM
MD
LG