Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина Страсбург мәхкәмәсенә Кырым аннексиясе турында дәлилләр тапшырган


Павел Петренко
Павел Петренко

Украина Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә Русиянең Кырымны аннексияләвенә һәм Донбасстагы вакыйгаларга бәйле эш нигезендә дәлилләр тапшырган.

Бу хакта Украина юстиция министры Павел Петренко белдерде дип яза УНИАН.

Петренко сүзләренчә, Украина 2018 елда әлеге эшләрнең каралу графигын алырга өметләнә.

"Ике зур эш нигезендә үзебезнең юридик позицияләребезне җиткердек. Беренчесе Кырым белән бәйле. Кырымны канунсыз аннексияләү, Кырымда кеше хокуклары бозылу, кешеләрне урлау һәм украин ватандашларының милке югалу турында", ди министр.

Икенче эш Донбасс белән бәйле.

"Былтыр ел ахырында һәм быел Страсбург мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итеп, эшләрне карауның процессуаль графигын билгеләүне сорадык. Хәзер әлеге мәсьәлә мәхкәмәдә карала һәм без 2018 елда бу график төзелер дип көтәбез", ди Петренко.

Украина Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсенә Русиянең Кырымдагы һәм Киев контролендә булмаган Донбасс җирләрендәге гамәлләренә биш шикаять тапшырган иде.

Былтыр БМОның халыкара мәхкәмәсе аннексияләнгән Кырымда "Украина Русиягә каршы" шикаяте нигезендә кеше хокукларын яклау өчен вакытлы чаралар кертергә ризалашты.

Мәхкәмә Русиягә тәгаен карар чыкканчы кырымтатар халкы хокукларын бозуны туктатырга, Мәҗлес эшчәнлеген яңартырга, ярымутрауда украин телендә белем алу мөмкинлеге булдырырга кушты.

XS
SM
MD
LG