Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мизулина "Путин аркасына орым" турындагы видео өчен прокуратурага мөрәҗәгать иткән


Елена Мизулина
Елена Мизулина

Федерация Шурасы әгъзасы Елена Мизулина үзенең Кемероводагы фаҗиганы "Путинның аркасына орым" дип атаган сүзләре яздырылган видео өчен баш прокуратурага мөрәҗәгать иткән. Депутат "минем сүзләрне контексттан тартып алганар" дип белдерә.

Мизулина фикеренчә, социаль челтәрләр кулланучылар һәм матбугат чаралары аның "Россия 1" телеканалында Путинның кайгысын уртаклашкан һәм аны "рухи көрәшче" дип атаган чыгышын дөрес кабул итмәгән.

Депутатның матбугат хезмәте хәбәрендә әйтелүенчә, YouTube-тагы видеороликта авторлар Мизулина чыгышының зур өлешен, шул исәптән һәлак булганнарның туганнарының кайгысын уртаклашу урынын кискәннәр һәм "аны корбаннар борчымый, ул ил җитәкчелеген кызгана" дигән рухта язмалар урнаштырганнар. "Мондый ялган мәгълүматның" төп таратучысы итеп Мизулина оппозиция җитәкчесе Алексей Навальныйны һәм Znak.com. мәгълүмат агентлыгын атый.

Мизулина фикеренчә, видеороликны халыкка чыгаручылар гамәлләрендә "Яла ягу", "Нәфрәт яки дошманлык уяту", "Хакимият вәкилен мыскыл итү" маддәләре нигезендә җинаять билгеләре күренә. Ул баш прокуратурадан тикшерү уздыруны сорый.

XS
SM
MD
LG