Accessibility links

Кайнар хәбәр

Монреальләр "Беренче театр"га җыела


Канаданың Монреаль шәһәрендә яшәүче татарлар театр түгәрәге оештырып, татар классигы Галиәсгар Камалның "Беренче театр" тамашасын куярга әзерләнә.

"Кытай татарлары гел искә төшереп утыралар, Кытайда яшәгәндә яшьләр гел театр куеп йөргән. Нурия апа Килки матур-матур фотолар да күрсәткән иде миңа. Үземнең дә башымда Тукай кичәсенең формасын үзгәртергә теләгем бар иде һәм татар халкының тарихындагы, мәдәниятендәге, әдәбиятындагы мәшһүр кешеләре белән башкаларны да яңа, зыялы татар кешеләре белән таныштырасы килде. Шулай итеп, бу ике фикерне берләштереп, театр куеп карыйк әле дип уйладык", дип сөйләде Азатлыкка Монреаль Татар җәмгыяте вәкиле Алимә Сәлахетдинова.

"Башта катнашырга теләгән кешеләрне җыйдык, кайберләрен махсус чакырып китердек. Мәсәлән, Биби роленә киләчәк йолдызыбыз Ландыш Мингазованы. Татарчасы камил, шул кадәр җиңел уйный. Дөресен әйткәндә, кешене җыю авыррак булыр дигән идем, әмма күп кеше үз теләге белән кушылды. Факиhә ролен башкаручы Марина Абдуллина, шулай ук Лилия Гәрәева татар телен камилләштерергә кереште. Олылар беренче репетицияләргә җыелгач, балалар да нык кызыксынды, алар өчен дә аерым бер эпизод булдырдык. Күп кенә кеше татарча аңламаганга, без инглиз телендә кыскача татар програмнары әзерлибез, кешеләргә алдан кыска аңлатма ясарга телибез. Балалар арасында рәсем бәйгесен оештырдык. Шулай итеп һәр атна 25 кеше репетициягә җыелышып, балалар афиша рәсемнәр ясап, олылар рольләрен ятлап уза. Безгә Казанның яшь режиссеры Лилия Әхмәтова онлайн рәвештә киңәшләр бирә, режиссерлык итә", дип өстәде Алимә.

Театр алдыннан татар театр тарихына багышланган татар-инглиз телле лекция дә узачак. Анда беренче актерлар, режисерлар, драматургларның тормыш юлы турында да сүз барачак.

XS
SM
MD
LG