Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киноханә: апрельдә нәрсә карарга?


Азатлык гадәттәгечә ай башында кинода карарлык иң кызыклы фильмнарны барлый. Комедияләр, куркыныч фильмнар, тормышчан кинолар да бар.

Винчестер: өрәкләр төзегән йорт
(Winchester: The House that Ghosts Built)

Бертуган режиссерлар Майкл һәм Питер Спиригларның яңа проекты. Уңышлы булып саналган, ләкин артык зур игътибар бирелмәгән "Вакыт патруле"ннән соң алар өрәкләр яшәгән йорт турында үзенчәлекле фильм төшергән һәм төп рольгә Хелен Мирренны чакырган. 3,5 млн доллар бюджеты булган фильм инде дөнья буйлап 33,5 млн доллар җыя алган.

Танылган корал ширкәтенең хуҗасы булган Сара Винчестер үзе генә гаять зур җиде катлы бинада яши. Йортның архитектурасы бер мантыйкка да сыймый, коридорлар исә лабиринтларга охшаган. Винчестер әмере белән йортта даими үзгәрешләр бара: диварлар җимерелә һәм яңалары төзелә. Сәбәбе – йортта яшәгән йөзләгән өрәккә каршы көрәшү.

Кемгә карарга? Хоррор, куркыныч фильм гына түгел, стиль һәм готика яратучыларга да.

Титан
(The Titan​)

"Аватар"дагы төп роль белән танылган Сэм Уортингтон, күрәсең, озак елларга сузылган сиквелны көтә алмыйча, янә хөкүмәт экспериментында катнаша торган хәрбине уйный. Фәнни фантастик фильм – киномәктәпләр студентлары өчен АКШ киноакадемиясе бүләге иясе алман режиссеры Леннарт Раффның беренче тулыметражлы фильмы.

Америка хәрбие Рик зур галәм програмында катнаша. Дөньяның иң акыллы кешеләре төрле шартларга чыдамлы була алган суперкешеләр тәҗрибәләрен үткәрә. Кешелек үлеме очрагында да, алар Титан планетасында яшәвен дәвам итә алачак. Ләкин кеше геннарын чит планета җанвары белән тоташтыру бөтенләй көтелмәгән нәтиҗәләргә китерә.

Кемгә карарга? Фәнни фантастика яратучыларга.

Бит
(Twarz)

Берлин кинофестиваленең Гран-при бүләге иясе. Киң катлам тамашачыларга аз билгеле булган поляк режиссеры Малгожата Шумовска төшергән фильм. 2015 елда әлеге режиссер төшергән "Тән" фильмы Берлинда иң яхшы режиссура өчен "Алтын аю"га инде лаек булган иде.

Барысы да сөйкемле Яцекны ярата. Ул дөньядагы иң биек булачак Гайсә пәйгамбәр һәйкәле төзелешендә эшли, кичләрен исә йөргән кызы белән биергә ярата. Бер көнне төзелештә Яцек һәлакәткә эләгә, могҗизалы рәвештә исән кала, ләкин аның битендә җитди җәрәхәтләр була. Табиблар Яцекка яңа бит урнаштыру операциясен үткәрә, бу исә төп каһарман тормышында зур үзгәрешләргә китерә.

Кемгә карарга? Автор киносын һәм психологик драмалар яратучыларга.

Такси 5
(Taxi 5)

11 ел тавышы булган танылган фильмнар сериясе яңа фильмын тәкъдим итә. Беренче "Такси" фильмы экраннарга 20 ел элек чыккан, ул инде кино тарихында лаеклы урынын да алган. Шуннан бирле, күп вакыт узган, франшиза Америкада да булып алырга өлгергән. Хәзер исә киноның дәвамы янә Люк Бессон җитәучелегендә чыга (ул фильм продюсеры).

Сильван Маро исем герой (аны фильм режиссеры Франк Гастамбид уйный) Париж полициясендә эшли. Марсельга күченергә мәҗбүр булгач, ул Даниэльның туганнан туган сеңеле белән итальяннар төркемен тотарга тиеш була.

Кемгә карарга? Танылган кинофраншизаны сагынучыларга.

XS
SM
MD
LG