Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германия тышкы эшләр министры Русиягә ышанычның зур өлеше югалуны белдерә


Һайко Маас
Һайко Маас

Русиянең гамәлләре нәтиҗәсендә, соңгы елларда Европа берлеге аңа карата “ышанычның зур өлешен” югалткан.

Германия тышкы эшләр министры Һайко Маас Bild am Sonntag газетына интервьюда шулай дип белдергән. Берлек илләренең Британиягә теләктәшлек йөзеннән Русия дипломатларын чыгаруының төп сәбәпләреннән берсе менә шул диелә. Бу адым Русиянең элекке күзләү офицеры Сергей Скрипальне һәм аның кызы Юлияне Солсберида агулауга җавап булды.

Шул ук вакытта Германия министры Берлин Мәскәү белән диалогка элеккечә ачык кала, чөнки Русия дөньяда тәртип саклауның мөһим элементы һәм низагларны чишүдә потенциаль партнер ди. Аның әйтүенчә, Европа берлеге белән Русиянең мөнәсәбәтләре киләчәктә яхшыру Мәскәүдән тора.

Скрипальне һәм аның кызын агулау өчен Британия Русияне гаепли. Лондонга теләктәшлек йөзеннән Европа берлегенең күп кенә илләре Русиянең бердән алып дүрткә кадәр дипломатын чыгарып җибәрде. Мәскәү дә шундый ук җавап кайтарды.

Мәскәү Солсберидагы агулауга катнашы булуны кире кага.

XS
SM
MD
LG