Accessibility links

Кайнар хәбәр

Латвия президенты урыс мәктәпләрен латыш теленә күчерү реформасын раслады


Раймондс Вейонис
Раймондс Вейонис

Латвия президенты Раймондс Вейонис милли азчылык мәктәпләрендәге дәресләрне латыш телендә укытуга күчерү реформасын раслады. Бу Латвиядә яшүче һәр кешегә сыйфатлы белем алу һәм эшкә урнашу өчен күбрәк мөмкинлекләр ача дип саный президент.

"Урта мәктәптә латыш телендә уку барлык яшьләргә Латвиядә сыйфатлы белем алу, биредә үз тормышын көйләр өчен тигез мөмкинлекләр бирә. Бу тагын да бердәмрәк җәмгыять һәм көчлерәк дәүләт төзиячәк", дип саный Раймондс Вейонис. Бу хакта Латвия президентының матбугат үзәге хәбәр итә.

Дәүләт башлыгы сүзләренчә, балаларның үз милләтләре, мәдәниятләре белән бәйле дәресләрне укырга да мөмкинлеге калачак.

Латвиянең мәгариф һәм фән министрлыгы илдә мәгариф реформасы турында документ әзерләгән иде. Аңа ярашлы, 2020 елдан милли азчылык мәктәпләре күпчелек дәресләрне латыш телендә укытуга күчәчәк. Урыс телендә бары тик урыс теле һәм әдәбияты һәм "мәдәният, тарих белән бәйле дәресләр" генә калачак. Реформаны тормышка ашыру киләсе елның 1 сентябреннән башлана.

Әлеге реформа Латвия урыслары арасында ризасызлык уятты. Урыс мәктәпләрен яклаучылар митинглар уздырды, яңа планнарга каршы интернетта имзалар җыела.

Латвия мәгариф министрлыгы каршында урыслар митингы (архив фотосы)
Латвия мәгариф министрлыгы каршында урыслар митингы (архив фотосы)

Латвиядә дәүләт теле булып латыш теле санала. 2012 елда илдә урыс теленә дә дәүләт теле статусы бирү турында рефендум узган иде. Ләкин нәтиҗәдә халык бер генә дәүләт теле өчен тавыш бирде.

XS
SM
MD
LG