Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия мөфтиләр шурасы ваһһабчылыкны экстремизм дип тануга каршы чыкты


Русия мөселманнары диния нәзарәте һәм Мөфтиләр шурасының Русия динара шурасындагы рәсми вәкиле Дамир Мөхетдинов (с) һәм Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин (у)
Русия мөселманнары диния нәзарәте һәм Мөфтиләр шурасының Русия динара шурасындагы рәсми вәкиле Дамир Мөхетдинов (с) һәм Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин (у)

Русия мөселманнары диния нәзарәте һәм Мөфтиләр шурасы үз вәкилләренең Русия динара шурасы утырышында катнашуын инкарь итә һәм ваһһабчылыкны экстремистик идеология дип тану тәкъдименә каршы булуын белдерә.

Русия мөселманнары диния нәзарәте һәм Мөфтиләр шурасы белдерүендә әйтелгәнчә, әлеге тәкъдимнең "хокуый яктан төгәл ачыкланмавы, Конституциядә каралган дини оешмаларның дәүләттән аерылган булу принцибы бозылуы күренә".

"Дин тотучыларны конкрет канун бозу өчен түгел, ә үз фикерләре өчен эзәрлекләү Русиянең мөселман җәмәгатьчелегенә дә, милләтара татулыкка да, Русия дәүләтенең хокукый мәдәниятенә дә начар тәэсир итәчәк дип саныйбыз", диелә белдерүдә.

Белдерүдә шулай ук Русия мөселманнары диния нәзарәте һәм Мөфтиләр шурасы Русия динара шурасындагы үзенең рәсми вәкиле Дамир Мөхетдиновны Русия динара шурасы утырышы башланырга берничә минут кала чакыртып алганлыгы языла.

Утырышта кабул ителгән резюлюциянең тексты танышыр өчен алдан бирелмәде, шуңа күрә Динара шура президиумы әгъзалары арасында консенсуска ирешеп булмады диелә.

Моннан тыш, Русия мөфтиләр шурасы Төньяк Кавказда һәм Татарстанда төбәк динара шуралары булдыруга да каршы чыга. Русия динара шурасы федераль дәрәҗәдә генә булып калырга тиеш дип языла белдерүдә.

Ваһһабчылыкны экстремистик идеология дип тану тәкъдиме белән Русия динара шурасы утырышында Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин чыккан иде.

"Без әлеге идеологияне тыярга тиеш, ул кешеләргә нәфрәтне алга сөрә, ләкин безнең илдәге кануннар идеологияләрне тыймый, конкрет оешмаларны тыя. Безнең илдә ваһһабчылар төрле структураларны берләштерә, алар үсештә, эволюциядә. Мондый тыю кертелсә, аларга эшчәнлек алып бару авырлашачак, бу исә террор оешмаларына кешеләр агымын туктатачак", диде мөфти утырышта.

XS
SM
MD
LG