Accessibility links

Кайнар хәбәр

Екатеринбур мэрын турыдан-туры сайлап кую мөмкинлеге бетерелде


Екатеринбурда мэр сайлаудан баш тартуга каршы митинг

Свердлау өлкәсенең Кануннар чыгару җыены Екатеринбур шәһәре мэрын турыдан-туры сайлап кую мөмкинлегеннән баш тарту өчен тавыш бирде. Хәзер шәһәр башлыгын дәүләт думасы депутатлары бәйге комиссиясе тәкъдим иткән намзәтләрдән сайлап куячак.

Өлкә губернаторы Евгений Куйвашев тәкъдим иткән канун өлгесе өчен 42 депутат уңай тавыш биргән, дүртесе каршы булган дип яза ТАСС.

2 апрельдә Екатеринбурда мэрларны сайлап куюны бетерүгә каршы митинг узды. Аны шәһәр башлыгы Евгений Ройзман оештырды. Чарада берничә мең кеше катнашты. Алар Екатеринбурда мэр сайлауны саклап калуны һәм Куйвашевның вазифасыннан китүен таләп итте.

2013 елда оппозиция вәкиле Евгений Ройзман Екатеринбур мэры итеп сайланган иде. Март ахырында ул "Дождь" телеканалына мэрны сайлап куюдан баш тартуга бәйле вазгыятьне "Екатеринбурны түбәнсетү", чөнки халык мэр сайлауга хокуклы дип белдерде. Ләкин бу хәл өлкә губернаторын канәгатьләндерми диде Ройзман.

Екатеринбурда 1,5 миллионга якын кеше яши. 2010 елгы җанисәп нәтиҗәләренә күрә, татарлар икенче урында, 46.232 кеше дип белдерелә.

XS
SM
MD
LG