Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Казан мэрына чүп яндыру корылмасы төзелеше турында халык белән сөйләшергә кушкан 


Рөстәм Миңнеханов

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казан мэры Илсур Метшинга чүп яндыру корылмасы турында халык белән сөйләшергә кушкан. Моннан тыш, президент җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алмый һәм халыкара экологик экспертиза нәтиҗәләре булмый торып, завод төзелмәячәк дип вәгъдә биргән.

Казан мэры Илсур Метшин чүп яндыру корылмасына каршы чыгучылардан торган инициатив төркем белән очрашачак. "Очрашу барышында мэр чүпне аерып җыю мәсьәләсе, чүп яндыру корылмасы төзү, аның өчен урын сайлау һәм әлеге вакытта каты көнкүреш калдыкларын чыгару белән бәйле вазгыять турында аңлатмалар бирәчәк", диде Татарстан президенты вәкиле Лилия Галимова махсус брифингта.

Галимова шулай ук инициатив төркемгә башка илләрдәге чүп яндыру корылмаларының эшләү тәҗрибәсе белән дә танышырга тәкъдим ителәчәк диде.

Моннан тыш, президент җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алмый һәм халыкара экологик экспертиза нәтиҗәләре булмый торып, завод төзелмәячәк дип вәгъдә биргән.

Брифинг турында журналистларга сишәмбе көндез генә билгеле булды. "Рөстәм Миңнехановның белдерүе җиткереләчәк", диелде, ләкин темасы алдан әйтелмәде.

Осиново бистәсендә 7 апрельдә чүп яндыру корылмасына каршы чираттагы митинг узачак. Оештыручылар чарага биш мең кеше килә дип белдергән.

25 мартта узган шундый ук митингка бер меңнән артык кеше чыккан иде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG