Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дума русиялеләргә урманда чыбык-чабык җыярга рөхсәт бирде


Русия Дәүләт думасы русиялеләргә "урманда җирдә ятучы коры агачлар яки аларның кисәкләрен" җыярга рөхсәт бирүче канун өлгесе кабул итте. Чыбык-чабык җиләк һәм гөмбә рәтенә кертелде.

Яңа канун өлгесендә коры чыбык-чабык та җиләк һәм гөмбә кебек, "агач булмаган урман ресурслары" исәбенә кертелә. Аларны үз кирәк-яраклары өчен халык бернинди рөхсәт кәгазьләре алмый гына җыя алачак.

Әле исә коры-сары юридик яктан агач булып санала һәм аны рөхсәтсез җыю өчен штраф каралган.

Думадагы "Единая Россия" фракциясе башлыгы урынбасары Андрей Исаев белдерүенчә, канун өлгесенең кабул ителүе аның "йөрәгенә сары май булып яткан", чөнки хәзер русияләр коры-сарыны йортларын җылытыр өчен куллана ала. Моннан тыш, бу әле "экология өчен дә мөһим карар", чөнки чыбык-чабыкларны җыю урманнарны чистартырга ярдәм итәчәк.

Яңа канун 2019 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә.

XS
SM
MD
LG