Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Ана теле дәресенә йөрмәгән өчен Казан укучысы әнисенә 200 сум штраф салынган


Кызлары Ана теле һәм әдәбияты дәресләренә йөрмәгән өчен Казанда бер гаиләгә 200 сум штраф салынган. Бу хакта "Реальное время" басмасы хәбәр итә.

Әлеге карарны Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарының балигъ булмаган балалар һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе чыгарган дип яза "Реальное время".

9нчы сыйныф укучысының әнисе административ кодексның 5.35нче маддәсен бозуда гаепле дип табылган. Әлеге маддә нигезендә 100 сумнан алып 500 сумга кадәр штраф салу каралган.

"Әни кеше кызын тиешле дәрәҗәдә тәрбияләми һәм белем бирми. Кыз ана теле һәм әдәбияты дәресенә йөрми", диелә карарда.

Кызның әти-әнисе бу карарны шикаять итәргә җыена.

Бу Татарстанда "ана теле" дәресенә йөрүдән баш тарткан өчен беренче штраф.

2017 елда Татарстан мәктәпләрендә татар телен өйрәнү ихтыярига калды. "Ана теле" дәресе кысаларында татар телен өйрәнергә теләмәүчеләр урыс телен сайлый ала. Ләкин урыс телле ата-аналар әлеге дәрестән баш тартуны алга сөрә.

XS
SM
MD
LG