Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самарның Идел буенда алты телдә тормыштан зарланган плакатлар куелган


Самарда Идел яры буенча куелган плакатның татарчасы
Самарда Идел яры буенча куелган плакатның татарчасы

Самарның Идел яры буенда татар, эрзә, мукшы, мари, чуаш һәм урыс телләрендә биредәге тормышның ямьсезлеге турында сораулар язылган плакатлар барлыкка килгән.

Әлеге язулар 6 апрельдә узачак POST ETHNO FUTURE FEST фестивале алдыннан урнаштырылган. Татар, эрзә, мукшы, мари, чуаш һәм урыс телләрендәге язулар биредәге тормышның ямьсезлеге турында уйланырга чакыра.

"Без аларны халыкларның Идел буена килеп урнашуының хронологик тәртибендә тездек. Бу сөенечтән башкарылган эш түгел, без Самарда Идел буенда яшәүнең күңелсезлегенә ишарә ясадык", дип сөйләгән Idel.Реалиига композиция авторы Михаил Саргомол.

Самарда милли телләрдә язылыган плакатлар
Самарда милли телләрдә язылыган плакатлар

Саргомол плакатлардагы язмаларның тәрҗемәсен дә аңлатып биргән:

"Рав, мон киян?" – "Идел, кем мин?" (эрзә);

"Кода мондейне эрямс, Рав?" – "Идел, миңа ничек яшәргә?" (мукшы);

"Юл, мый йомынам" – "Идел, мин адаштым" (мари);

"Атăл, мана веçех ыраттарать" – "Идел, мине монда барысы да авырттыра" (чуаш.);

"Идел, кемгә мин монда кирәк?" (татар);

"Волга?" – "Идел?" (урыс).

POST ETHNO FUTURE FEST фестивале башлыча яшьләр өчен уздырыла. Очрашуны Тĕнђе һәм Kortića сөйләшү клублары Удмуртия вәкилләре белән бергә оештыра.

Чарада удмурт ашларын тәмләп карау, дизайнер Дарали Лелиның милли киемнәр тупланмасын күрсәтү, чуаш җырларын башкару, "Шәһәр шартларында милли мәдәният үсеше" темасына чуаш һәм эрзә хәрәкәте активистлары белән түгәрәк өстәл, удмурт телендә фильм карау булачак.

XS
SM
MD
LG