Accessibility links

Кайнар хәбәр

Юлия Скрипаль сәламәтлегенең тиз яхшыра баруын белдерде


Юлия Скрипальнең агуланганчыга кадәр төшкән фотосы

Британиянең Солсбери шәһәрендә әтисе Сергей Скрипаль белән бергә агуланган Юлия Скрипаль аңына килгәннән соң беренче белдерү ясады.

Юлия Скрипаль исеменнән белдерүне британ полициясе чыгарды. Анда Юлия бер атна элек аңына килгәне, хәзер хәленең көннән-көн яхшыра баруы турында яза. Ул сәламәтлек теләүчеләргә, Солсбери хастаханәсе табибларына һәм шәһәр халкына рәхмәтен белдерә.

Юлия Скрипаль әлеге очрактан соң "бераз югалып калуын" таный һәм дәвалану вакытында үзенең шәхси тормышын хөрмәт итүне сорый.

Бу белдерүдә Юлия Скрипальнең икетуганы Виктория белән сөйләшүнең 5 апрельдә "Россия-1" телеканалында яңгыратылган аудиоязма турында берни дә язылмаган. Русия телевидениесендәге аудиоязмада Русия Баш күзләү идарәсенең элекке офицеры Сергей Скрипальнең дә хәле яхшыра бару турында сөйләнә. Ә Солсбери хастаханәсе табиблары Сергей Скрипаль һаман авыр хәлдә дип белдереп килә. Телеширкәт язманың чынлыгын дәлилли алмавын белдерде.

Лондон Русияне аталы-кызлы Скрипальләрне агулауда гаепли. Мәскәү әлеге гаепләүләрне кире кага. БМО Иминлек шурасы пәнҗешәмбе "Скрипаль эше" турында ачык утырышта фикер алышачак.

XS
SM
MD
LG