Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тукай үлеменә 105 ел тулуга багышлап йөреш уздыруга рөхсәт бирелмәгән


Казанда Габдулла Тукай һәйкәле
Казанда Габдулла Тукай һәйкәле

Казан башкарма комитеты 15 апрельдә Габдулла Тукайның үлеменә 105 ел тулуга багышлап Бауман урамында планлаштырылган йөрешкә рөхсәт бирмәгән. Белдерү хаты, чара узган урыннан ерак түгел гыйбадәтханә урнашкан дип, кире кагылган.

Бөтентатар иҗтимагый үзәге президиумы рәисе Фәрит Зәкиев хәбәр итүенчә, Тукай үлеме еллыгына багышланган йөрешне Бауман урамындагы 54нче санлы йорттан башлап, сәгать янына кадәр уздыру ниятләнгән. Чарада 100 кеше катнашыр дип белдерелгән. Ләкин башкарма комитет идарәсе җитәкчесе Евгений Варакин йөрешләрне дәүләт оешмалары, прокуратура, мәгариф, сәламәтлек саклау, дини оешмаларга 50 метрга кадәр якынлыкта уздырырга ярамый дип җавап биргән. Йөреш юлында Богоявленский чиркәве урнашкан, шул сәбәпле Казан мэриясе чараны килештерүдән баш тарткан.

Фәрит Зәкиев Idel.Реалиига сөйләвенчә, активистлар 15 апрель көнне пикет уздыру турында белдерү хаты тапшырачак.

Габдулла Тукай 1913 елның 15 апрелендә вафат була. Аның җеназасына 10 меңнән артык кеше килә.

XS
SM
MD
LG