Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Русия эшмәкәрләренә һәм түрәләренә чикләүләр кертте


Олег Дерипаска
Олег Дерипаска

Кушма Штатлар 6 апрельдә Русиянең 24 ватандашына һәм 14 ширкәтенә чикләүләр кертте. Исемлектә – эшмәкәрләр һәм түрәләр.

АКШ финанс министрлыгы белдерүендә язылганча, чикләүләр Америка дошманнарына каршы тору турында Конгресс былтыр кабул иткән канунга ярашлы кертелгән.

Исемлектә миллиардерлар Олег Дерипаска, Виктор Вексельберг Сөләйман Керимов, Игорь Ротенберг һәм Кирилл Шамалов, ВТБ башлыгы Алексей Костин, "Газпром" җитәкчесе Алексей Миллер, Иминлек Шурасы секретаре Николай Патрушев, Росгвардия җитәкчесе Виктор Золотов, Курски өлкәсе губернаторы генерал Алексей Дюмин, тышкы күзләү хезмәте җитәкчесе Михаил Фрадков, Русия президенты ярдәмчеләре Сергей Фурсенко һәм Евгений Школов, Русия эчке эшләр министры Владимир Колокольцев, Дәүләт Думасы депутатлары Константин Косачев һәм Андрей Скоч, Роскомнадзор башлыгы Александр Жаров бар.

Моннан тыш, 14 ширкәткә дә чикләүләр кертелгән. Алар арсында "Кубань" агроширкәте, Дерипасканың "Базовый элемент" һәм "En+ Group" ширкәтләре, "Газпром.Бурение", "Ренова" иминият ширкәте, Рособоронэкспорт бар.​

Чикләүләр Кремльнең Украина, Сүриядәге гамәлләре, киберһөҗүмнәре һәм "Русяинең Көнбатыш демократиясенә зыян салырга омтылуы өчен кертелә диелә. Эшмәкәрләргә карата чикләү чараларын кертү аларның Русия хөкүмәтенә ярдәм итүе белән аңлатыла.

Моннан тыш, Вашингтон яңа чаралар "Европадагы беректәшләр белән координацияләнгән" дип белдерә.

XS
SM
MD
LG