Канаданың Саскачеван төбәгендә яшүсмер хоккейчылар утырган автобус йөк машинасына бәрелү нәтиҗәсендә 14 кеше, шул исәптән йөртүче һәлак булган.
Автобустагы тагын 14 кеше хастаханәгә китерелгән, өчесе авыр хәлдә.
Каза җирле вакыт белән кичке биштә булган. Саскачеван юниор хоккей лигасының Humboldt Broncos такымы Nipawin Hawks такымы белән уенга барган булган.
Канада премьер-министры Джастин Трюдо үзенең Twitter битендә корбаннарның гаиләләренең кайгысын уртаклашты.
Humboldt Broncos такымында 16дан 21 яшькә кадәр егетләр уйный.