Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пхеньян атом коралыннан баш тарту турында сөйләшергә әзерлеген белдерде


Төньяк Корея җитәкчесе Ким Чен Ын һәм АКШ президенты Дональд Трамп
Төньяк Корея җитәкчесе Ким Чен Ын һәм АКШ президенты Дональд Трамп

Пхеньян беренче тапкыр Вашингтонга Корея ярымутравын атом-төш коралыннан азат урынга әйләндерү мөмкинлеген карарга тәкъдим итте. Бу хакта май аенда узачак ике ил саммитында сөйләшергә мөмкиннәр.

Күптән түгел булган яшерен сөйләшүләрдә вакытында Төньяк Корея ягы югары даирәләрдә очрашу үткәрү теләге белдерде дигән АКШ президенты идарәсендәге чыганак Reuters агентлыгына.

Кушма Штатлар рәсми рәвештә саммит май аенда узарга мөмкин дип белдерде. Төньяк Корея әлегә бу уңайдан тынлык саклый. Очрашу урыны турында да мәгълүмат юк.

Төньяк Корея элек тә, әгәр АКШ Көньяк Кореядан гаскәрләрен чыгарса һәм Көньяк Корея белән Японияне үзенең ракет калканы белән иминләштерүен туктатса, атом ракеты проектларыннан баш тарту мөмкинлеген карарга әзер булуы турында ишарәләр бирә иде.

Күптән түгел АКШ президенты Дональд Трампның дәүләт иминлеге киңәшчесе итеп билгеләнгән Джон Болтон дүшәмбе эшкә керешә. Пәнжешәмбе Сенатта дәүләт секретаре тарафыннан Үзәк күзләү идарәсенең элекке мөдире Майк Помпеоны дәүләт секретаре вазифасына раслау турында тыңлаулар башлана. Болтон да, Помпео да Төньяк Кореяга карата кырыс сәясәт алып бару яклы.

XS
SM
MD
LG