Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аман Тулеев Кемерово өлкәсе парламентын җитәкли


Аман Тулеев
Аман Тулеев

Кемерово өлкәсенең элекке губернаторы, "Зимняя вишня" сәүдә һәм күңел ачу үзәгендәге янгынннан соң вазифасыннан киткән Аман Тулеев өлкә шурасы рәисе итеп сайланды.

Яшерен тавыш бирү нәтиҗәсендә Тулеев намзәте өчен 39 депутатның 38е тавыш биргән дип яза РИА Новости.

3 апрельдә Кузбассның элекке губернаторы депутат мандаты алды. Дүшәмбе өлкә парламенты җитәкчесе Алексей Синицын вазифасыннан үз теләге белән китте. Аның урынына "Бердәм Русия" фиркасе Тулеев намзәтен тәкъдим итте. Шул ук вакытта Дәүләт думасындагы "Бердәм Русия" фракциясе башлыгы Сергей Неверов моңа каршы чыкты. "Халык бу карарны аңламячак", диде Неверов. Кремльдә әлеге хәлгә тыкшынмадылар.

Тулеев үз теләге белән, мөддәте тәмамланганчы вазифасыннан 1 апрельдә китте. Моңа күп корбаннарга китергән "Зимняя вишня" сәүдә үзәгендәге янгын сәбәп булды. Кемерово халкы митингта Тулеевның китүен таләп итте. Элекке губернатор янгын өчен Путиннан гафу үтенде. Тулеев та, Кемеровога килгән Путин да халык янына чыкмады.

XS
SM
MD
LG