Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британ медиасы: Юлия Скрипаль хастаханәдән чыккан


Юлия Скрипаль
Юлия Скрипаль

Солсберида нерв-паралитик матдә белән агуланган Юлия Скрипаль хастаханәдән чыккан. Бу хакта британ медиасы хәбәр итә.

Sky News телеканалы фаразлавынча, Юлия Скрипаль хастаханәдән дүшәмбе үк чыккан. BBC Скрипаль "тыныч урынга" җибәрелгән дип саный. Сишәмбе табиблар Юлия Скрипальнең сәламәтлеге турында рәсми белдерү ясар дип көтелә.

Юлия Скрипаль һәм аны әтисе - Русия Баш күзләү идарәсенең элекке офицеры Сергей Скрипаль Солсбери шәһәрендә 4 март агуланып, хастахәнәгә китерелгән иде. Озак кына вакыт аларның хәле авыр булды. Соңрак аларның сәламәтлеге яхшыра башлавы турында хәбәр иттеләр. Башта Юлия аңына килде, аннары аның әтисе. Табиблар алар "тиз савыга" дип белдерде.

Юлия Скрипаль моңа кадәр журналистлар белән аралашмады. ВВС язуынча, тиздән ул матбугат очрашуы уздырачак.

Британия Русияне Сергей Скрипальне һәм аның кызын агулауда гаепли. Алар "Новичок" нерв-паралитик матдә белән агуланган диелә. Русия гаепләүләрне кире кага.

XS
SM
MD
LG