Accessibility links

Кайнар хәбәр

Трамп: Сүриядә химик корал куллануга АКШның "күп төрле хәрби җавабы" бар


Дональд Трамп
Дональд Трамп

Сүриянең Дума шәһәрендә химик корал куллану ихтималына АКШның "хәрби җавап бирү өчен күп төрле вариантлары бар", ди президент Трамп.

АКШ президенты Дональд Трамп югары даирәдә хәрбиләр белән киңәшмә уздырды һәм Сүриядәге вазгыятькә бәйле кабул ителгән карарлары турында тиздән хәбәр итәчәген кабатлады.

Дүшәмбегә каршы төндә Трамп Сүриядә химик корал куллануга каршы бердәм чаралар күрү турында Франция президенты Эммануэль Макрон белән телефоннан сөйләште. Макрон Сүриядә химик корал куллану факты расланса, Фарнция җавап чаралары күрәчәк диде.

Думада химик корал кулланылу ихтималы турында БМОның Иминлек шурасында да сөйләштеләр. АКШ әлеге хәлне тикшерүне таләп итеп резолюция кертте, ләкин резолюциядән башка да җавап чаралар күрергә әзерлеге турында кисәтте. Русия вәкиле Сүриягә һөҗүм авыр нәтиҗәләргә китерергә мөмкин диде.

Кайбер хәбәрләргә, күпсанлы фото һәм видеоязмаларга караганда, 7 апрельдә Бәшәр Асад гаскәре Думага химик корал ярдәмендә һөҗүм ясаган, дистәләрчә кеше һәлак булган. Сүрия җитәкчелеге һәм Русия һөҗүм фактын инкарь итә.

XS
SM
MD
LG