Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хабаровскида Ми-8 боралагы казасында 6 кеше һәлак булды


Ми-8 казасы урынында
Ми-8 казасы урынында

Хабаровски шәһәрендә Ми-8 боралагы җиргә төшеп җимерелде. Алты кеше һәлак булды.

Төбәкнең гадәттән тыш хәлләр министры хәбәр итүенчә, "Восток" һава ширкәтенең боралагы өйрәнү-күнегү очышы башкарган булган һәм шәһәр эчендә килеп төшкән. Җиргә төшкәч боралак яна башлаган, аның кисәкләре якынча бер чакрымга таралган.

Вакыйгага бәйле җинаять эше ачылган. Казаның ихтимал сәбәпләре дип һава шартларының начар булуы, техник төзексезлек һәм очучы хатасы атала. Боралакның ике "кара тартмасы" да табылган.

12 апрель Хабаровски өлкәсендә матәм көне дип игълан ителде.

Һәлакәткә очраган Ми-8 боралагы Казан боралак заводында 30 ел элек җыелган булган дип яза РИА Новости.

XS
SM
MD
LG