Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җәзаирда хәрби очкыч казасында 250дән артык кеше һәлак булган

Алжирда очкыч казасы урынында
Алжирда очкыч казасы урынында

Җәзаирда хәрби-транспорт очкычы казасында кимендә 257 кеше һәлак булган. Аларның унысы экипаж әгъзалары.

Бу хакта Җәзаир медиасы рәсми чыганакларга таянып яза.

Очкыч Җәзаир башкаласыннан 30 чакрым ераклыкта, Буфарик һава аланына очып җитәрәк җиргә килеп төшкән. Җирле басмалар язуынча, очкычта Җәзаир гаскәре хәрбиләре булган. Журналистлар мәгълүматына караганда, ул илнең көньяк-көнбатышындагы Бешар шәһәренә юнәлгән булырга мөмкин.

Тикшерү эшләре бара, казаның сәбәпләре әйтелми.

This item is part of
XS
SM
MD
LG