Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роскомнадзор Telegram-ны кичекмәстән томалауны таләп итә


Роскомнадзор мәхкәмәдән Telegram мессенджерын кичекмәстән томалауны таләп итә. Шикаятьне карау утырышы 13 апрельгә билгеләнгән.

"Мәхкәмә эше мәгълүмат тарату белән бәйле, Telegram хәбәрләшү кодлары ачкычларын ФСБга бирмәгәнгә, шикаять канәгатьләндерелгән очракта, мәхкәмә карарын кичекмәстән үтәүне сорыйбыз", дигән Роскомнадзор вәкиле әзерлек утырышында.

Шикаятьне карау 13 апрельгә билгеләнгән дип яза Интерфакс.

Telegram-ны яклаучы юристлар әзерлек утырышына килмәгән, чөнки эш материалларын соң алу сәбәпле, аларны өйрәнергә өлгермәгән.

Элегрәк Роскомндазор мәхкәмә карары булмый торып, мессенджер томаланмаячак дип белдергән иде.

6 апрель Роскомнадзор Telegram мессенджерын Русиядә томалау турында шикаять белән Мәскәүнең Таганский районы мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте. Шикаять Telegram-ның ФСБ таләбен үтәмәгәне өчен тапшырылды диелде.

XS
SM
MD
LG