Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальный Путин инаугурациясе алдыннан каршылык чарасына чакыра


Алексей Навальный

Оппозиция вәкиле Алексей Навальный Владимир Путин инаугурациясе алдыннан 5 майда ризасызлык чарасы уздыру турында игълан итте. Ул кешеләрне цензура, коррупция, фәкыйрьлек һәм тигезсезлеккә каршы урамнарга чыгарга чакыра.

Навальный митинглар оештыру өчен хакимиятләргә алдан белдерү хатлары тапшырмакчы. Рөхсәт бирелмәгән очракта оппозиция вәкиле барыбер урамнарга чыгарга чакыра. Ул Конституциянең тыныч демонстрацияләр һәм йөрешләр уздыру хокукын гарантияләүче маддәсенә сылтана.

Русия президенты сайлау 18 мартта узды. Анда гамәлдәге президент Владимир Путин җиңеп чыкты. Навальный сайлауда катнашмады, ул "Кировлес" эше нигезендә хөкем ителүе сәбәпле, намзәтен тәкъдим итә алмады. Навальный президент сайлауга бойкот белдерергә чакырды.

2012 елның 6 маенда да Путинның яңадан сайлануына ризасызлык белдереп, Мәскәүнең Болотная мәйданына күп халык чыккан иде. Анда 400дән артык кеше тоткарланды. 35 кеше җинаять җаваплылына тарттырылды, аларның 20се төрмәгә утыртылды.

XS
SM
MD
LG