Accessibility links

Кайнар хәбәр

Америкада мәктәп шурасына сайлау


Калвер сити урамында сайлау өндәмәләре
Калвер сити урамында сайлау өндәмәләре

Бу юлы ватандаш буларак, беренче тапкыр Америка Кушма Штатлары сайлауларында катнаштым. Америкада сайлау сишәмбе көнне уза. Ял көнен кеше ял итәргә тиеш, аның шәхси вакытын дәүләт эшләренә кулланмыйлар.

Бүгенге сайлау – президент, яки конгресс сайлаулары кебек зур чара түгел. Без үзебез яшәгән Калвер сити шәһәрчегенең мәктәп шурасына әгъзалар сайладык. Беренчедән, мәктәп шурасы дигән әйбер дә кызыклы булыр: ул безнең шәһәргә караган бөтен мәктәпләрне үз канаты астына ала. Монда штат биргән акчалар бүленә, каникул көннәре билгеләнә һәм башка бик күп эшләр башкарыла. Сәясәт белән кызыксынган кешеләргә башлангыч өчен менә дигән урын. Мәсәлән, безгә таныш Сара Пэйлин да сәяси карьерасын шушындый мәктәп шурасыннан башлаган кеше. Бу эш өчен хезмәт хакы түләнми, бу – төп эш урыннан тыш, эш урыны.

Әлеге сайлауга әзерлек күптән бара инде. Урамнарда еш кына реклама такталарын күреп була. Намзәтләрнең бересе безнең гаиләгә яхшы таныш кеше булып чыкты – безнең яндагы итальян кибете хужасы. Әлеге кибет Калвер ситидагы күп чараларга акчалата ярдәм итә, мәктәптә узган чараларда сату өчен үз тауарларын бирә. Монда мәктәп фондына акча керсен өчен еш кына ярминкәләр оештырыла. Фондта акча күбрәк булган саен, мәктәп яхшырак санала, чөнки әлеге акчалар укытучыларга өстәмә түләүгә, төрле яңа китаплар алырга, классларны җиһазландыруага китә. Акчасы булган мәктәп укытучыларның да иң яхшыларын гына сайлап ала. Икенче яктан, кече бизнес хужаларының үзләре сатып, үзләре киштәләрне сөртеп, тауар тезеп йөргәннәренә хөрмәтем зур минем. Рестораннарда хужалар үзләре заказ ала, үзләре ризык китерә, үзләре үк пычрак савыт-сабаны ташый. Юмый гынадыр, чөнки һәрвакыт залда булалар.

Сайлау турында мәгълүмат тугыз телгә тәрҗемә ителгән
Сайлау турында мәгълүмат тугыз телгә тәрҗемә ителгән

Намзәтләр шулай ук, үзләре өйдән өйгә йөреде, үзләре белән таныштырды. Барсы да диярлек өч-дүрт бала тәрбияли, шуңарга аларга мәктәп проблемалары яхшы таныш.

Минем җәмәгатем бер генә сайлауны да калдырмый. Бу юлы да иртүк, барасыңмы, кайчан барасың, дип төпченә башлады. Кызыбыз укыган мәктәптә узасы сайлауга бергәләп киттек. Өстәлләр артында алты кеше, өчесе инглиз теллеләрне, өчесе испан теллеләрне хезмәтләндерә. Шулай аерып язып куйганнар. Өй адресы һәм фамилиялар буенча исемлекләрдән безне эзләп табып кул куйдырттылар, бюллетень бирделәр. Тавыш бирергә кабиналар юк, бары тик читтәрәк өстәлләр куелган.

Тавыш бирелгән бюллетеньнәрне тартмага төшергәч, безгә "мин тавыш бирдем" дигән ябыштыргычлар бирделәр. Хәтта Мәрйәмгә дә эләкте, ул әтисе исеменнән сайлады. Мин дә беренче тапкыр сайлауда катнашучы яңа ватандаш буларак, сайлау бүлекчәсендә эшләүчеләрдән котлаулар ишеттем.

Чыкканда ишек төбенә куелган мәгълүмат тактасына тап булдым. Мондагы мәгълүмат инглизчәдән тугыз телгә тәрҗемә ителгән булып чыкты. Шулар исәбендә рус теле дә бар.

XS
SM
MD
LG