Accessibility links

Кайнар хәбәр

Telegram адвокатлары томалау турында шикаятьне карауны кичектерүне сорый


Telegram адвокатлары Мәскәүнең Таган районы мәхкәмәсен мессенджерны томалау турындагы шикаятьне карауны кичектерүне сорый. Алар фикеренчә, ашыгыч чара күрү өчен объектив сәбәпләр юк.

Бу хакта Telegram мәнфәгатьләрен яклауы "Агора" халыкара хокук яклау оешмасы башлыгы Павел Чиков үзенең Телеграм-каналында белдерде. Юристлар фикеренчә, шикаятьне болай ашыгыч карау өчен бернинди объектив сәбәпләр юк.

Мөрәҗәгатьтә әйтелгәнчә, Telegram да, аның адвокатлары да әлегәчә мәхкәмәдән шикаятьне кабул итү турында билгеләмә, шикаятьнең күчермәсе һәм ФСБның фикере белдерелгән хатны алмаган. Адвокатлар бу Telegram-ның хокукларын боза дип саный.

13 апрельдә мәхкәмә Роскомнадзорның Telegram-ны томалау турындагы шикаятен карый.

Пәнҗешәмбе Telegram-га нигез салучы Павел Дуров адвокатларына мәхкәмә утырышында катнашуны тыйды. Дуров моны әлеге процесста катнашып, "ачык фарсны легитимлаштырырга теләмәве" белән аңлатты.

6 апрель Роскомнадзор Telegram мессенджерын Русиядә томалау турында шикаять белән Мәскәүнең Таган районы мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте. Шикаять Telegram-ның ФСБ таләбен үтәмәгәне өчен тапшырылды диелде.

XS
SM
MD
LG