Accessibility links

Кайнар хәбәр

22-24 апрельдә Уфада Татарстанда яшәүче башкортларның мәдәният көннәре уздырыла.

Башкортстанның Халыклар дуслыгы йорты хәбәр иткәнчә, бу көннәр мәдәни чараларга бай булачак. Кунаклар музейлар һәм мәдәният, белем бирү оешмалары белән танышачак, шулай ук шәһәрнең иң күренекле урыннарына да барачак. Матбугат чаралары вәкилләре белән очрашу да каралган. Татарстаннан Уфага 50-ләп кешедән торган делегация килер дип көтелә.

23 апрелдә Башкортстанның Милли музеенда "Русия федерациясе төбәкләрендә башкортлар: тарихы, бүгенгесе, киләчәктә мөмкинлекләре" дигән темага түгәрәк өстәл сөйләшүе уздыру да планлаштырыла.

Шулай ук Татарстан башкортлары сәнгать осталары Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театрында концерт куячак.

Русия төбәкләрендә яшәүче башкортларның Башкортстанга килеп, үз мәдәниятләре, сәнгатьләре белән таныштыру чарасы беренче тапкыр гына оештырылмый. Мондый очрашулар элегрәк Чиләбе, Оренбур, Сарытау, Самар, Свердлау һәм Пермь өлкәләре башкортлары катнашында узган иде.

XS
SM
MD
LG