Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Русиядә Telegram-ны томалау турында карар чыгарды


Мәскәүнең Таган районы мәхкәмәсе хөкемдары Юлия Смолина Роскомнадзор таләбе нигезендә Telegram мессенджерын Русиядә томалау турында карар чыгарды.

Хөкемдар карар гамәлгә кергәнче томалауны башлый торырга рөхсәт бирде. Шикаятьне карау 20 минут дәвам итте.

Мессенджер вәкилләре мәхкәмәдә юк иде, чөнки Telegram-га нигез салучы Павел Дуров адвокатларына мәхкәмә утырышында катнашуны тыйды. Дуров моны әлеге процесста катнашып, "ачык фарсны легитимлаштырырга теләмәве" белән аңлатты.

Шулай да, авдокатлар мәхкәмәдән томалау турындагы шикаятьне карауны кичектерүне сораган иде. Аларның мөрәҗәгате канәгатьләндерелмәде.

6 апрель Роскомнадзор Telegram мессенджерын Русиядә томалау турында шикаять белән Мәскәүнең Таган районы мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте. Шикаять Telegram-ның ФСБ таләбен үтәмәгәне өчен тапшырылды диелде.

ФСБ террорчылар үзара мессенджерлар аша хәбәрләшә дип Telegram-нан хәбәрләшү кодларының ачкычларын бирүне таләп итте. Telegram исә бу техник яктан мөмкин түгел дип җавап бирде.

Җаваптан күренүенчә, сервисның администраторы хәбәрләшү кодларын чишә алучы мәгълүматка берничек тә керә алмый. Мессенджерда ике төрле аралашу каралган. Берсе – "болытлы чатта", икенчесе – "серле чатта". Беренче очракта хәбәрләшү Telegram серверларында беркайчан да сакланмый, икенче очракта хәбәрләр шифрланып саклана, ләкин бер урында гына түгел. Моннан тыш, кодларның ачкычлары даими яңарып тора, актуаль булмаган ачкычлар автомат рәвештә юк ителә.

Русия президенты каршындагы кеше хокукларын яклау шурасы әгъзалары Роскомнадзорны Telegram-ны томалаудан баш тартырга, ә ФСБны "дәүләт иминлегенә янаучы кешеләрнең хәбәрләшүен башка кануни чаралар ярдәмендә күзәтү" юлын табарга чакырды.

* * * *

Telegram Русиядә томаланган очракта белгечләр аны прокси аша кулланырга тәкъдим итә. Шундый юлларның берсе монда аңлатыла.

XS
SM
MD
LG