Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада сайлау комиссиясе әгъзасы канун бозуларны яшерү өчен түрәнең ришвәт тәкъдим итүен белдерде


Станислав Чайченко
Станислав Чайченко

Уфаның Дим районы сайлау комиссиясе әгъзасы Станислав Чайченко район башлыгы Сергей Плотников Русия президентын сайлауда канун бозуларны яшереп калу өчен миңа 4,5 млн сум акча вәгъдә итте дип белдерә. Бу хакта ул ФСБга хәбәр иткән.

Чайченконың ФСБга тапшырган гаризасының күчермәсе "Дождь" телеканалында бар.

Март аенда Чайченко Русия Үзәк сайлау комиссиясе рәисәсе Элла Памфиловага видеомөрәҗәгать белән чыкты. Ул анда Уфаның Дим районындагы тавыш бирү урыннарында канун бозулар, аерым алганда, сайлаучылар исемлекләрен әвеш-тәвеш китерү, ялган бюллетеньнәр салу турында белдерә.

Чайченко сүзләренчә, әлеге мөрәҗәгатьтән соң аңа янаулар белән аноним шалтыратулар килә башлый. Ул полициягә бу хакта гариза яза. Бераздан Чайченко белән район башлыгы Сергей Плотников элемтәгә керә. "Ул миңа "беркая да җибәрмә (канун бозулар турындагы материалларны - ред.), нәрсә кирәген әйт. Кибет салыр өчен кишәрлекме, бинамы, районда ни телисең, шуны эшлим", диде", дип китерә Плотников сүзләрен Чайченко.

Чайченко сүзләренчә, аннары түрә аңа 4,5 млн сум акча да тәкъдим иткән. Плотников Чайченкодан моңа җавап итеп, Памфиловага мөрәҗәгатен кире алуны һәм әлеге мәгълүматларны кире кагуны сораган.

Русиядә президент сайлау 18 мартта узды. Анда чираттагы тапкыр Владимир Путин җиңде. Үзәк сайлау комиссиясе тавыш бирүләрдә җитди канун бозулар булмады дип белдерде.

Уфаның Дим районында Путин 73,5 процент тавыш җыйды.

XS
SM
MD
LG