Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа ресторанының биш хезмәткәре коега төшеп һәлак булган


Уфада Бельская урамында урнашкан "Пристань" ресторанының биш хезмәткәре канализация системы коесына төшеп һәлак булган. Алар газ исенә исереп үлгән дип фаразлана.

Беренчел мәгълүматка караганда, ресторанның бер хезмәткәре ишегалдында эшләгәндә коега егылып төшә. Аңа ярдәмгә башка хезмәткәрләр килә һәм шулай ук коега төшәләр. Аларның барысы да анда аңнарын югалта. 10 минут эчендә "ашыгыч ярдәм" машинасы һәм коткаручылар килеп җитә, ләкин бер генә кеше исән кала, биш кеше җан бирә диелә Уфа мэриясе сайтындагы хәбәрдә.

Коеда әлегә ачыкланмаган газ җыелган булырга мөмкин дип фаразлана.

Тикшерү комитеты әлеге хәлгә бәйле җинаять эше ачкан.

Март башында Уфада төзелүче йортта биш кешенең җәсәде табылган иде. Төзелештә эшләгән Төньяк Корея ватандашлары җылынырга теләп төтенгә тончыккан дип белдерелде.

XS
SM
MD
LG