Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түбән Камада бер исерек пычак белән мәктәпкә керергә маташкан

Түбән Камада пычак тоткан бер исерек кеше үзе тәмамлаган мәктәпкә укытучылар белән очрашу өчен керергә маташкан.

Мәктәп вахтеры аңа бинадан чыгарга кушкач, ул пычак тартып чыгарып, яный башлаган. Физкультура укытучысы исерек кешене тоткарлап полициягә тапшырган. НТР телевидениесе хәбәр итүенчә, бу хәл вакытында мәктәп фойесында дистәләрчә бала булган. Мәктәпкә керергә маташучыга 40 яшь диелә.

Соңгы берничә айда Русия мәктәпләрендә балаларга һәм укытучыларга берничә һөҗүм булды.

This item is part of
XS
SM
MD
LG