Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ, Британия һәм Франция Сүриядәге берничә корылмага һавадан ут ачты


АКШ һәм аның беректәшләре Сүриянең химик корал белән бәйле корылмаларына һавадан ут ачты. Барлыгы йөздән артык ракета җибәрелгәне әйтелә.

АКШ һәм аның беректәшләре Сүриянең химик корал җитештерүче объектларына һавадан ут ачты. Барлыгы йөзләрчә ракета җибәрелде. Җомга көнне кич АКШ президенты Дональд Трамп бу хакта боерык бирде.

Илгә телевизион мөрәҗәгатьтә Трамп утның Сүриядә химик корал җитештерү програмы белән бәйле корылмаларга ачылуын әйтте.

Хәрби чарадан соң булган матбугат очрашуында АКШ саклану министры Джеймс Мэттис һәм Штаблар башлыгы берләшкән комитетлар җитәкчесе Джозеф Дэнфорд барлыгы өч корылмага ут ачылуын әйтте. Бу - Димәшк янындагы химик корал эшләнүче хәрби тикшеренү үзәге, химик корал компонентлары сакланган складлар һәм Һомстан ерак түгел урнашкан Сүрия армиясе идарә пункты.

Русия саклану министрлыгында Сүрия корылмаларына йөздән артык ракета җибәрелүен әйтте. Аларның АКШ белән бергә Британия һәм Франция хәрби көчләре белән башкарылуын белдерде.

Русия чыганаклары хәбәр итүенчә, Сүрия саклану системасы барлыгы "дистәләрчә" ракетаны бәреш төшергән.

Русия президенты Владимир Путин АКШ, Британия һәм Франция тарафыннан Сүриянең корылмаларына ут ачылуны "суверен дәүләткә каршы агрессия" дип атады һәм Американы "террорчыларга яраклашу"да гаепләде. Путин фикеренчә, АКШ "Сүриядәге һуманитар казаны тагын да тирәнәйтә" һәм моннан тыныч халык зыян күрә. Ул Русиянең БМО Иминлек шурасының гадәттән тыш утырышын җыячагын әйтте.

Моңа кадәр Трамп Сүриянең химик корал куллану ихтималына каршы кабул итәчәген белдергән иде. АКШның "хәрби җавап бирү өчен күп төрле вариантлары бар", диде президент Трамп. Ул шулай ук бу чараларны күрүдә беректәшләре Париж һәм Лондон белән киңәшләшәчәген әйтте.

XS
SM
MD
LG