Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бүген Казанда Тукай вафатына 105 ел тулуга багышлап татар телен яклау митингы узачак


Архив фотосы
Архив фотосы

Митингка кадәр татар җәмәгатьчелеге Тукай каберенә барып, шагыйрьне искә алды.

Бүген татарның бөек шагыйре Габдулла Тукай вафатына 105 ел тулуга багышлап Казанның Дан бакчасында митинг уза. Ул сәгать 15.00да башлана. Митингның төп темалары – татар телен һәм татарның мәдәни мирасын саклау.

"Үз җирләрендә төп халык булган барлык милләтләрнең телләрен саклау проблемасына битараф булмаган кешеләрне чакырабыз", ди оештыручылар.

Бөтентатар иҗтимагый үзәге президиумы Тукай үлеме еллыгына багышланган йөрешне Бауман урамындагы 54нче санлы йорттан башлап, сәгать янына кадәр уздырырга ниятләнгән иде. Чарада 100 кеше катнашыр дип белдерелде. Ләкин Казан башкарма комитет идарәсе җитәкчесе Евгений Варакин йөрешләрне дәүләт оешмалары, прокуратура, мәгариф, сәламәтлек саклау, дини оешмаларга 50 метрга кадәр якынлыкта уздырырга ярамый дип җавап биргән. Йөреш юлында Богоявленский чиркәве урнашкан, шул сәбәпле Казан мэриясе чараны килештерүдән баш тарткан.

Габдулла Тукай 1913 елның 15 апрелендә вафат булган. Аның җеназасына 10 меңнән артык кеше килгән.

Бүген татар җәмәгатьчелеге Тукай каберенә барып, шагыйрьне искә алды.

XS
SM
MD
LG